1. Skip to Menu
  2. Skip to Content
  3. Skip to Footer>

Җиңүче кыз Фәтхия

Күптән түгел миңа Кләүле районы үзәгендә булып, йө рәгендә иман нуры көчәеп, 16 яшендә ислам динебезне кабул иткән рус кызы Виктория Бергачева белән танышырга туры килде. Бирегә килеп, мәчеттә намаз укыганда арабызда яшь кенә мөслимә бер кыз да бар иде. Мин аңа татарча дәшкәч, ул бераз уңайсызланып:

- Апа, мин татарча белмим бит, - дип әйтеп куйды. Менә шуннан соң без аның белән якыннанрак танышып киттек тә инде. Викториянең хәзерге яңа исеме Фәтхия һәм элеккегесе кебек үк җиңү дигән мәгънәне аңлата икән.

Кләүледә туып-үскән кыз тугызынчы сыйныфны тә мам лагач, Самара шәһә рендә филолог-журналист һө нә рен үз ләштерә. Укуын тәмам ла ган нан соң, ул университетта экономист белгечлеге буенча укый башлый. Ләкин кыз бу уку йортын тәмамларга өлгерми. Аның тормышына зур үзгәрешләр килә. Укыганда татар кызлары, егетләре белән аралаша башлагач, биш вакыт намаз турында ишетә һәм башында төрле уйлар туа.

Көннәрнең берсендә ул чиркәүгә барып, изге атакайдан: “Башка динне кабул итсәм, бу гөнаһ буламы?” - дип сорарга батырчылык итә. Билгеле инде, уңай җавап ала алмый. Тынгысыз уйлары аны мә четкә алып килә. Кыз ислам динен кабул итеп, үзенә Фәтхия дип исем ала.

- Әти-әниең сайлаган юлы ңа каршы килмәделәрме соң? – дип сорагач, ул:

- Мин кече яшьтән үк үз алдыма куйган максатыма ире шергә теләгәнемне алар яхшы аңлыйлар иде, шуның өчен әллә ни кискен каршы тора алмадылар, – дип җавап бирде.

Бүгенге көндә Фәтхия Татарстан Республикасының Юта зы районындагы Урыссу шә һәрендә “Фәнис”исемле мәд рә сәдә дин белемен үзләштерә.

- Теләгем – мөселман еге тенә тормышка чыгып, ислам динебезне дәвам итүче сабыйлар тудырып үстерү, – дип сөйләде ул миңа. - Зур сынаулар аша үтеп, килгән юлымны дәвам итеп, изге Коръән китабы кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып, хәләл белән хәрамне бутамыйча тормыш алып бару.

Менә шулай итеп Вик ториядән ул Фәтхиягә әйләнә дә куя. Киләчәктә без аңа тормышында гел җиңүләр генә телик. Гел тәүфыйклы һәм бәхетле бул, Фәтхия!

Нурзилә ХӘЛИМОВА